РеспубликаИкътисад

Икътисад

-->

 

Гомуми мәгълүмат

Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң нык үскән төбәкләренең берсе. Республика Россия Федерациясенең эре индустриаль районының үзәгендә, илнең көнчыгыш һәм көнбатышын, төньяк һәм көньягын тоташтыручы мөһим магистральләр кисешендә урнашкан.

Татарстан Республикасы икътисад өлкәсендә зур потенциалга ия һәм анда кеше капиталын үстерүгә зур игътибар бирелә. Татарстанның конкурентлыкка каршы торырлык өстенлеге – аның географик яктан уңайлы урнашкан булуы, табигать байлыклары, югары квалификацияле эшче ресурслары, куәтле сәнәгать һәм фәнни комплексы, үсештә булган транспорт инфраструктурасы.

Тулаем икътисадның төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы сафларда баруын дәвам итә: тулай төбәк продукты күләме ягыннан – 6 урында, төзелеш күләме буенча – 2 урында, сәнәгатьтә җитештерү өлкәсе, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм төп капиталга инвестицияләр кертү күләме буенча – 5 урында, сәүдәдә ваклап сату әйләнеше күләме буенча – 7 урында.

2023 ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме, хисапларга караганда,  4 320,0 млрд сум яки 2022 елдагы бәяләрдә чагыштырганда 103,6 процент тәшкил итте.

Сәнәгать икътисад структурасының 45,8 процентын алып тора (шул исәптән, файдалы казылмалар чыгару – 24,6 %, эшкәртү производстволары – 19,1 %, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итү; һава әйләнешен тәэмин итү – 1,7 %, су белән тәэмин итү, юынтык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм зарарсызландыру, табигатьне пычратуларны бетерү эшчәнлеге – 0,4 %), авыл хуҗалыгы – 3,9 %, төзелеш – 7,3 %, күмәртәләп һәм ваклап сату  – 10,6 %, товарларны транспортлау һәм саклау – 4,6 %.

Сәнәгать җитештерүе индексы 2022 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 103,3 %, төяп озатыла торган продукция  күләме – 4 742,3 млрд сум тәшкил итте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 289,2 млрд сум яки 2022 елдагы бәяләрдә чагыштырганда  92,1 % тәшкил итте.

«Төзелеш» эшчәнлек төре буенча җитештерелгән эш күләме 708,1 млрд сум яисә 2022 елдагы бәяләрдә чагыштырганда 115,1 % булды.

Гомуми мәйданы 3 436,5 мең кв.м тәшкил иткән торак файдалануга тапшырылды (2022 ел дәрәҗәсенә чагыштырганда 111,1 %).

Төп капиталга инвестицияләр кертү 1 180,4 млрд сум яисә 2022 елдагы бәяләрдә чагыштырганда 122,0 % тәшкил итте.

Ваклап сату әйләнеше 1400,1 млрд сум яки 2022 елдагы бәяләрдә чагыштырганда 111,3 % тәшкил итте.

2023 елның гыйнвар-декабрендә исәпләнгән айлык уртача хезмәт хакы 61 840,7 мең сум тәшкил итте һәм 2022 ел дәрәҗәсенә караганда 18,8 процентка артты, реаль эш хакы 113,2 % тәшкил итте.

2023 елның декабре ахырына Татарстан Республикасында теркәлгән эшсезләр саны 4,3 мең кеше яисә эшче көчләр санының 0,21 процентын тәшкил итте.