Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында катнашты

13.07.2020

Бүген Россия Федерациясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышын уздырды. Утырышта видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар арасында хезмәттәшлекне тәэмин итү максатларында төзелгән РФ Президенты каршындагы киңәшләшү органы булып тора.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, «Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның бүгенге көн тәртибе әһәмиятле, принципиаль мәсьәләләргә багышлана. Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез, парламентарийлар, төбәкләр җитәкчеләре, эшлекле һәм иҗтимагый берләшмәләр белән бергә, без ил үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алышачакбыз, ә аларны берләштерүче бурыч – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру».

«Безнең карарларның, планнарның, программаларның үзәгендә кеше булырга тиеш. Россия гаиләләренең мәнфәгатьләре, иминлеге беренче урында булырга тиеш, - диде Россия Президент. – Нәкъ менә шул мәсьәләләрдә федераль, төбәк хакимиятләре, медицина һәм фәнни үзәкләр, эшлекле бергәлек һәм коммерциячел булмаган, волонтёрлар оешмалары берләшергә тиеш».

Россиядә көн саен 300 меңнән артык граждан коронавируска тест уза. 11 июльгә 170377 махсуслаштырылган ятак куелган. 66 проценты гына бүген кулланыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшебезнең нәтиҗәлелеге үлем-китем санында чагыла – бездә хәлләр алай ук начар түгел. Россиядә 100 мең кешегә коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны башка илләрдән берничә мәртәбә түбән.

Менә шушы авыр һәм катлаулы атналар һәм айлар эчендә без үз вакытында расланган каралар кабул итү буенча мөһим тәҗрибә тупладык, һәм дә кыска срокларда, гражданнарга һәм бизнеска ярдәм күрсәтүнең яңа механизмнарын әзерләдек һәм эшләтеп җибәрдек».

Утырыш стенограммасы белән www.kremlin.ru http://www.kremlin.ru/events/president/news/63635дә танышырга мөмкин


ТР Президенты Матбугат хезмәте. kremlin.ru материаллары буенча.