Татарстанда беренче тапкыр спорт программалаштыруында разрядлар бирелде! Алар 2023 елның 12-17 октябрендә Иннополиста узган Россия спорт программалаштыруы тарихында уникаль һәм беренче рәсми спорт ярышларында җиңүчеләргә һәм призерларга тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында сигез инвестицион проект каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы хәрби комиссары Юрий Беляевны тәкъдим иттеләр.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, ТР Хәрби комиссариатын Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Глушенко тәкъдим итте.