Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 нче Республика ифтарында катнаштылар. Чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.
Быел күргәзмә үзәгендә бөтен Татарстаннан 12 мең мөселман җыелды. Ифтарны оештыручылар гадәттгечә - ТР Мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туризм комплексы. Аларга 700гә якын ихтыярый ярдәм итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 нче Республика ифтарында катнаштылар. Чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.
Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә фоторәссам, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийның тууына 70 ел тулуга багышланган (1954 - 2018) «Михаил Козловский. Дәвер" дип аталган фотокүргәзмә ачылды.
Галереяның өч залында төрле жанрдагы 200дән артык эш тәкъдим ителгән. Төп өлеше Минтимер Шәймиевнең фотосурәтләреннән тора, чөнки Михаил Козловский 1992-2018 елларда ТР Президентының Матбугат хезмәтендә эшләгән. Михаил Козловский бүген күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы иде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советының илле икенче утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.